Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә шахматчылары Актаныш районы башлыгы Кубогына ярыштылар

Мөхәммәт Мөкминов — «тере легенда», Алик Атласов Казан командасы өчен чыгыш ясады.

Актанышта район башлыгы кубогына команда шахмат турниры узды.

Минзәлә районы шахмат хәрәкәте ветераннары Әнвәр Камалов, Раффаел Ибраһимов, Мөхәммәт Мөкминов һәм Зөлфия Вәлиуллина ветераннар командалары арасында 5 нче урынны алдылар.

— Ә безнең Мөхәммәт Мөкминов — «тере легенда» (турнирның иң өлкән катнашучысы һәм 1 нче турнирның катнашучысы!) Рәхмәт хатына лаек булды һәм 9 очкодан 6 очко җыеп, ветераннар арасында 4 нче урынны алды — бронзага аз гына җитмәде (өстәмә күрсәткечләр буенча оттырды), — дип хәбәр итә «Мензелинск — Территория Шахмат» шахмат клубы сайтында тренер Азат Шагалиев.

Шулай ук бу ярышларда Минзәләдән Алик Атласов Казанның «Матрица-2» яшьләр командасы өчен катнашты. Мөмкин булган 9 очкодан 8,5 очко җыеп, үз тактасында 1 нче урынны алды.

Аның ярдәме белән «Матрица-2» командасы яшьләр командалары арасында турнирның бронза призеры булды.

Турнирда Татарстан һәм Башкортстаннан барлыгы 27 команда, 108 уенчы катнашты.

Фото: МБУДО "ДДТ"| ШК: "Мензелинск-Территория Шахмат".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев