Минзәлә шахматы: республика күләмендәге призерлар саны арта бара
Минзәләдә шахмат хәрәкәтен җайга салган Азат Шагалиев горурлана ала — дәрәҗәле регионара шахмат турнирында ул җитәкләгән бүлектә шөгыльләнүче өч спортчы призлы урыннарга чыкты: Алик Атласов, Даниил Чуркин, Ләйлә Искәндәрова.
Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
Тренер сүзен кулланмадым, үзләре беләдер. Аларның бу җиңүе район хакимияте тарафыннан да игътибарсыз калмас дип ышаныйк. Чөнки Айдар Салахов турнир ачылганда килеп, спортчыларга уңышлар теләп киткән иде.
Елына егермеләп район күләмендәге турнир үткәрелсә дә, Федерация канаты астында, аның финанс ярдәме белән үткән беренче турнир бу.
Азат Шагалиев әйткәнчә, июль аеннан әзерләнә башлаган. Бөтен нечкәлекләрен үзе хәл иткән. Турнир үткәрүдә Балалар иҗат йорты коллективы аны үткәрүгә зур өлеш кертте. Айгөл Маштакова турнирның вак- төяк мәшәкатьләрен үз өстенә алып турнир директоры булды. Ольга Гыйләҗетдинова үз һөнәре буенча дистәләгән балага мастер-класс күрсәтте. Күбесе үзләре әвәләгән фигураларны истәлеккә алып киткәннәр.
Шахмат турнирының нечкәлекләре хакында район газетасының киләсе санында укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев