Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә театрында Роберт Шәймәрданов исемендәге II Республикакүләм мәктәп театрлары фестивале уза

Фестиваль өч көн дәвам итә.

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында 28 ел дәвамында үзенең җитәкчесе булган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М. Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясе лауреаты Роберт Шәймәрданов исемендәге II Республикакүләм мәктәп театрлары фестиваленә старт бирелде.


Фестивальдә Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Тукай, Арча, Әгерҗе районнарыннан финалга чыккан мәктәп театрлары коллективлары катнаша. Фестивальнең он-лайн сайлап алу турына республика мәктәп коллективларыннан 40 тан артык эш — балалар уйнаган спектакльләрнең видеоязмасы килгән. Жюри тарафыннан иң яхшы дип табылган балалар театрлары коллективлары фестивальгә чакыру алган. 

Мәктәп театрлары үз иҗат җимешләрен тамашачы хозурына тапшырганчы, театр сәхнәсендә фестивальне тантаналы ачу булды. Минзәлә театры коллективы Роберт Шәймардановның тормыш юлын, ул җитәкче булып эшләгән дәвердә театр ирешкән уңышларны кабат хәтердә яңартты. 
2023 елдан бирле уздырылып килүче фестивальдә Роберт аганың гаиләсе — тормыш иптәше Гөлфәния ханым, балалары, оныклары да һәрвакыт катнаша. Фестиваль ачылу тантанасында Роберт Шәймардановның оныгы Зифаның сәхнәдән татар телендә сәнгатьле итеп шигырь сөйләвен тамашчы бик җылы кабул итте.


Фестиваль ачылышында чыгыш ясаган Минзәлә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Ренат Ибраһимов кунакларны район башлыгы Айдар Салахов исеменнән сәламләде, татар телен сакларга, үстерергә кирәклеген искәртте, районда телне үстерү буенча башкарылучы эшләр хакында әйтеп китте, катнашучыларга уңышлар теләде. Шулай ук җитәкче Роберт ага белән дус булуы, аның үтемле киңәшләр бирүен дә искә төшерде, якты һәм җылы хатирәләр белән уртаклашты. Фестивальнең дәвамлы булуын теләде. 


Минзәлә театры директоры Фаяз Хизбуллин исә үз чыгышында әлеге фестивальне уздыруда финанс ярдәме күрсәткән ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә уздырылуын әйтте. 


Шунысы сөенечле, мәктәп театрлары фестивале географиясе киңәя бара. Фестивальнең беренче көнендә ерак араларны якын итеп Арчадан ук килгән ике мәктәп театр коллективы — Курса Почмак урта гомуми белем бирү мәктәбе Г. Камалның «Беренче театр»ын һәм Арча шәһәре «Укучылар сарае» Тукай әсәрләре буенча «Тукай... Ул бит безнең якты йолдыз Поэзиябезнең аяз күгендә» театральләштерелгән тамашасын күрсәтте. 

Ләйсән Шигапова, Курса Почмак мәктәбе каршында эшләп килүче «Яшь иҗатчылар» түгәрәге җитәкчесе:

—Бу фестиваль хакында безнең районның театр төркемендә яздылар, шуннан белеп алдык һәм үзебезнең төшергән видеобызны җибәрдек. Минзәләгә спектакльдә уйнаучы алты балабызны алып килдек. Татар телен яхшы, камил беләләр балалар. Әти, әниләр дә бик риза булып озатып калдылар. Без ике коллектив килдек Арча районыннан, район мәгариф бүлегенә рәхмәт, балаларны алып килү өчен транспорт бирде. Фестивальдән бары тик уңай тәэсирләр белән генә китәбез. 

Шулай ук бу көнне жюри һәм тамашачылар хозурына, ә тамашачылар шулай ук яшьләр — шәһәребез мәктәпләрендә, урта махсус уку йортларында укучы балалалар — гимназия коллективы  А. Шамсның «Үзем кайтмасам, хатым кайтыр» драмасын тәкъдим итте. Җитәкчеләре Ленар Миннимуллин куйган әлеге спекталь тамашачылар күңелендә артистларның иркен уйнавы, күмәк җырлы-биюле эпизодлар һәм профессиональ дәрәҗәдә куелган утлар, тавыш бизәлеше белән дә әсир итте.


Барлык коллективлар да Диплом, Сувенир һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Шәймардановлар гаиләсе исеменнән кечкенә артистларга Гөлфәния ханым баллы күчтәнәчләр тапшырды. 


Фестиваль өч көн дәвам итә. Алдагы көннәрдә Актаныш, Минзәлә, Тукай, Әгерҗе, Мөслим районы коллективлары чыгышы көтелә. 
Театр фоейесында Роберт Шәймарданов һәм аның гаиләсе тасвирланган фотолардан фотокүргәзмә һәм шәхси әйберләре күргәзмәсе оештырылган иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев