Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә тренеры Рәмзил Бәдриев әти- әниләргә ачык дәрес үткәрде

Тренер өчен көрәшкә йөрүчеләр арасында беренче тапкыр рәсми ярыш үткәрү булды, билгеле.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
Шуңа күпчелек балаларның әти- әниләре, хәтта бабайлары чакырылган һәм алар килгән иде. 


Тренер өчен бу сайлап алу турниры булса да, балаларның күңелен күрү өчен призерларны бүләкләргә кубок, медаль, грамоталар әзерләп куйган иде. Салават Биҗанов аңа финанс ягыннан булышкан.

Ни өчен ачык дәрес дим?! Чөнки тренер Рәмзил Бәдриев ярыш алдыннан гына түгел, ярыш барышында да көрәшчеләрнең генә түгел, судьяларның( алар- Рәмзилнең шәкертләре Егор Юнзель һәм Рузил Вәлиев иде) һәр хәрәкәтенә анализ биреп барды.

Рәмзил Бәдриев:

-Бүген безнең залда көрәш секциясенә йөрүче 45 баланы,  әти- әниләре алдында,  ярышларга йөрүче спортчылар статусына күтәрдем. Алар ел ярым минем кул астында физик әзерлекләрен ныгыттылар, көрәш алымнарына өйрәнделәр. 2011 елда туган 15 бала үзара көрәшеп җиңүчеләрне ачыклады. Яшьрәкләр бер вакыт аралыгында манекенны күбрәк келәмгә ташлау алымында ярышты. Бу ритуалны матур ярышка әйләндерүдә ярдәм иткән, заманында үзе дә көрәшче булган Салават Биҗановка бик зур рәхмәт. Балаларның әти- әниләренә рәхмәтлемен. Алар балаларының көрәш түгәрәгенә ни өчен йөрүләрен күреп киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев