Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә үзәк китапханәсендә Тукай көненә багышланган шигырь укучылар бәйгесе узды

Конкурста төрле милләт һәм төрле буын вәкилләре катнашты.

Туган тел көне уңаеннан район үзәк китапханәсенең уку залында «Татар шигърияте кояшы» исемле районкүләм шигырь укучылар конкурсы булып узды.

Катнашучылар арасында Тукай шигырьләрен татар, рус телендә башкаручылар да, көйгә салынган җырларын моңлы итеп җырлаучылар да, шагыйрьнең үзенә багышлап чыгарылган иҗат җимешләрен укучылар да булды. «Чишмә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Тауасты Байлар белән Дәвек авылы китапханәчеләре Тукай әкиятләрен сәхнәләштерделәр.Татар Мөшегесе мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова Тукай җырларын һәм халык җырларын башкарып, кунакларның иң нечкә күңел кылларын тибрәтте.

Үзләре яраткан Тукай шигырьләрен һәм Тукай иҗатына багышлап үзләре язган әсәрләрен Сагдатуллина Гамилә (Аю), Николаева Милана, Растамханов Айзат, Сахипова Гөлшат, Камелина Регина, Яруллина Роза (медучилище), Морозова Анастасия (авыл хуҗалыгы техникумы), Гильмуллина Гөлгенә (Әтрәкле), Гайнитдинова Рәзинә (Бикбау), Сибгатуллина Рәмзия (Иркәнәш), Бекмурзина Марина (Калтак), Ханова Рәхилә (Хуҗәмәт), Равилова Зөлфия (Яңа Мәлкән), Гиздуллина Роза (Минзәлә), Калинина Рәвия (Минзәлә), Якиева Лениза (Минзәлә), Хамматова Гүзәлия (Иске Маҗын), Давлетгараева Гөлсинә (Югары Тәкермән), Ахметова Әлфия (Тат.Мөшеге), Ямилова Рәдисә (Усай), Каримова Ләйсирә (Усай), Фахреева Рәйсә (Минзәлә), Аксенова Елена (Яңа Маҗын) башкардылар. Халимова Венера (Усай), Билякова Айгөл (медучилище) башкаруында Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлар яңгырады.

Чыгышларны төрле номинацияләрдә Минзәлә районының күренекле шагыйрәләре Федотова Сәхия, Гимаева-Титова Раушания, «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Минзәлә-информ» каршында эшләп килүче «Сибелә чәчәк» әдәби берләшмәсенең җитәкчесе Пучкова Наҗия бәяләде.

Барлык катнашучылар да төрле номинациядә Дипломнар белән бүләкләнделәр. Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамаланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев