Минзәләдә илле ел бергә гомер итүче Җиһаншиннар гаиләсен котладылар
50 ел бик тиз үтеп китте, күңелдә бер бәхетле мизгел буларак кына истә калды, диделәр ирле-хатынлы Җиһаншиннар.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Минзәләдә яшәүче Җиһаншиннар гаиләсе инде ярты гасыр бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә.
Моннан 50 ел элек ике яшь йөрәк Мичурин исемендәге колхозда эшләгән вакытта танышалар. Ул вакытта Минзәләдге төзелеш оешмасында (МСО)да эшләүче Ринат колхозга фермалар төзергә килгән була. Шунда егетнең күзе бухгалтер булып эшләүче Гөлфирәгә төшә. Ике гашыйк пар озакка сузмый гаилә коралар һәм Минзәләдә ирнең әти-әнисе белән бер йортта яшиләр башлыйлар. Башта кызлары, соңрак уллары туа яшь гаиләнең. Гөлфирә Моратхуҗа кызы гомер буе сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Ринат Фәррах улы исә төзелештә, нефтьчеләр оешмасында – МУРБда, “Чиста шәһәр”дә (МПП) эшли.
Нинди генә вакытлар булмасын, гаиләдә һәрвакыт үзара аңлашу, хөрмәт һәм татулык хөкем сөргән.
–Биатай белән 24, аның вафатыннан соң 8 ел бианай белән яшәдем. Дус булдык. Үзебез эштә булгач, алар балаларны карашты. Гаиләнең ныклыгы иргә дә, хатынга да бәйле. Иң мөһиме – сабырлык. Кайсыдыр вакытта тавыш күтәргәнче, яки тарткалашканчы дәшми калу – авызга су кабу яхшырак, – ди Гөлфирә апа.
Бүген инде алар кадерле әби белән бабай. Оныклары гына түгел, бер оныкчыклары да бар.
Юбилярларны район башлыгы Айдар Салахов исеменнән район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова котлады. Рәхмәт хаты белән бүләк тапшырды.
–Сез үзегезнең 50 ел бергә яшәвегез белән бүгенге көн яшьләренә үрнәк булып торасыз. Шушы эчкерсез саф мәхәббәтәгезгә, бер-берегезгә карата булган хөрмәт һәм ихтирамга, гаилә традицияләренә тугры булып, киләчәктә дә бер-берегезгә терәк булып яшәгез. Алда тагын бик күп гаилә юбилейларын билгеләп үтәргә насыйп булсын, – дигән теләкләрен җиткерде Анна Куприянова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев