Минзәләдә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча семинар узды
Эшлекле чарада Татарстанның 14 районы вәкилләре катнашты.
Минзәлә шәһәренең район мәдәният сарае бинасында 2026 елда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсенең пленар утырышы узды.
Семинарда катнашучыларны музыка һәм бию номерлары белән каршы алдылар, шулай ук мәдәният сарае фойесында Минзәлә районының агрофирмалары, предприятиеләре, үзмәшгульләре продукциясе күргәзмәсе оештырылды. Музей һәм балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге оештырган экспозицияләр аеруча кызыксыну уятты.

Киңәшмәдә Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай, Ютазы районнары башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр катнашты.
Пленар утырышны ачып, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов авылларны саклап калу, авыл халкын эш һәм лаеклы яшәү шартлары белән тәэмин итү республика җитәкчелеге өчен иң өстенлекле максатларның берсе, дип билгеләп үтте.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов үз чыгышында утырышта катнашучыларны авыл хуҗалыгы тармагының үсеш темплары, агрофирмаларның, хуҗалыкларның эше белән җентекләп таныштырды. Кече хуҗалыкларга ярдәм итү чараларына, авылда хезмәт активлыгын арттыруга юнәлдерелгән дәүләт программаларында катнашуга аерым игътибар бирде.
Аның чыгышына комментарий биреп, Марат Әхмәтов Рәшит Хәмәдиевнең эш елларын искә төшерде-ул вакытта ук Минзәлә районы сөтчелек тармагы буенча алдынгылар рәтендә иде. Бүген исә, гамәлгә ашырыла торган инвестпроектлар нәтиҗәсендә, Минзәлә районы бу юнәлештә лидерлык позицияләрне тагын да ныгыта.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министры Марат Җәббаров үз чыгышында районнарның эш нәтиҗәләренә анализ ясады, дәүләт ярдәме чараларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшне көчәйтергә, ә фермерларны бирелгән мөмкинлекләрдән активрак файдаланырга өндәде. Мисал итеп министр Минзәлә районының Иске Иркәнәш авылыннан Марсель Кәбировны китерде, ул мини-фермалар төзү программасында катнашты һәм бүгенге көндә 28 баш сыер асрый.
Авылда эшлекле активлыкны үстерүгә багышланган видеороликта шулай ук Минзәлә районының Наратлы Кичү авылында урнашкан кошчылык белән шөгыльләнүче «Минзәлә Бройлер» СССПК уңышлы мисалы китерелде.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев үз чыгышында эшлекле активлыкны үстерү буенча ярдәм чаралары белән таныштырды.

Пленар утырыш ел саен үткәрелә торган республика аграр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Минзәлә районыннан «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы» номинациясендә җиңгән өчен Диплом белән Рушания Адиева, ә «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы» номинациясендә Кадрәк һәм Югары Тәкермән авыл җирлекләре башлыклары Хәлил Нәбиуллин һәм Алия Шәрипова бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев