Минзәләдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе 5 нче апрельдә була
Шәһәребездә 5 нче апрельдә, сәгать иртәнге 8 дән шәһәребезнең Октябрь мәйданында зур авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Әгәр дә сез шимбә ярминкәсендә сатучы сыйфатында катнашырга телисез икән, 2-33-26 телефоны буенча элемтәгә керү зарури. Теләге булган һәркем катнаша ала. Крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшкуарлар киң ассортиментта азык-төлек һәм башкасын тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә ит, сөт, балык, бал продукцияләре, төрле яшелчә һәм башка төрле товарлар сату күздә тотыла. Ярминкәгә үзегезгә кирәкле булган товарлар, авыл хуҗалыгы продукцияләре — катнаш азык, бодай, арпа буенча заявкаларны 2-33-28 телефоны аша бирергә була.
Бу көнне ярминкәгә килүчеләр шашлык, пилмән белән сыйланып, коймак белән кайнар чәйдән дә авыз итә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев