Минзәләдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә партизаннарның батырлыгы турында сөйләделәр
Ел саен 29 июньдә илебездә Бөек Ватан сугышы елларында Җиңүгә зур өлеш керткән партизаннар һәм подпольщиклар искә алына.
Әлеге истәлекле дата уңаеннан Рәшит Гәрәй исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1 нче санлы «Нефтяник» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Партизан сукмагы» дип аталган батырлык сәгате үткәрделәр.
Балалар бу мөһим көннең тарихы турында белделәр һәм өлкәннәр белән беррәттән туган илне саклаган яшь геройлар турында видеопрезентация карадылар.
Чара ахырында балалар өчен мавыктыргыч эстафета оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев