Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә бергә 50 ел гомер итүче Зириновлар гаиләсенә район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды

Гаилә елы кысаларында район башлыгы Айдар Салахов исеменнән юбилярларны район башкарама комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянова котлады.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Михаил Анатольевич белән Тамара Федоровна Зириновлар гаиләсе — Минзәләдә матур гомер кичерүче парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көнгә дә инде 50 ел гомер үтеп киткән.
Тумышы белән Нурлат якларыннан булган Тамара Федоровна Казан училищесында элемтә электромеханигы белгечлеге ала һәм юллама буенча Минзәләгә эшкә кайта. Ул вакытта Михаил Анатольевич та шәһәрара элемтә электромонтеры булып эшләгән була. Бер өлкәдә эшләү таныштыра да инде әлеге ике яшь йөрәкне. Кияү кәләшен үзләрен торган йортка — әнисе янына алып кайта. Килен белән кайнана уртак телне тиз таба. Шулай булмаса, бер түбә астында 35 ел бергә дус, тату булып яши алмаслар иде. Ике кызга гомер биреп, аларны тәрбияләп зур тормыш юлына чыгаралар. Бүген инде кызларның үз гаиләләре, балалары бар. 

Михаил Анатольевич Чернобыль һәлакәтен үз күзләре белән күрүчеләрнең берсе. Ул дүрт ай дәвамында авариядән килгән зыянны юкка чыгаруда катнаша. Нурланыш нәтиҗәсендә сәламәтлегенә зыян килә. 50 яшендә лаеклы ялга чыга. 

Михаил Анатольевич белән Тамара Федоровна Зириновлар бүген бер-берсенә терәк, яшьләргә үрнәк булып үз йортларында тыныч кына үз көйләренә гомер итәләр.

—50 ел бергә гомер итүнең сере бик гади — гаиләдә бер-береңә юл куя белү, иреңнең яки хатыныңның фикеренә колак салу һәм уртак бер фикергә килү. Элек безнең чорда гаиләләргә торак бирү, аларны чиратка бастыру бар иде. Ә хәзер яшьләргә бу яктан авыррак: торакны ипотекага алырга, аны түләп барырлык тотрыклы эш табарга кирәк, — дип үз фикерләре белән уртаклаша Тамара Федоровна оныкларының киләчәге өчен борчылып. 

Уңган хуҗабикәнең кул эшенә һәвәслеге өйгә керә-керешкә үз күзгә чалына: бүлмә диварларын төсле җепләр белән чигелеп, рамка эченә алынган картиналар бизәп тора. Мендәр тышлары да чигә Тамара Федоровна. 

Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән Зириновларның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев