Минзәләдә диспансеризация узганда 84 кешедә авыру ачыкланган
Менә шул гына да әлеге процедураның кирәклеге хакында сөйли.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Димпансеризация ярдәмендә 29 кешедә онкология барлыгы ачыкланган. Димәк, аларның чирен алдан белеп, гомерләрен озайту мөмкинлеге арткан.
Шимбә киңәшмәсендә чыгыш ясаган район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Муса Хәбибуллин үз чыгышында Чаллыда эшләүче хатын- кызларның мамография үтмәүләре хакында борчылып сөйләде. Бу бер яктан медицина учреждениясенең күрсәткечләренә суга, эш урында медицина күзәтүе узучылар мәгълүматны Минзәләгә китермиләр. Шуңа район кешеләренең сәламәтлекләре хакында реаль хәл күрении.
Районга мамография аппараты кайтарылган инде. Хәзер Чаллыдан машина килгәнне көтәсе булмый. Димәк, отчетка кермәгән 109 хатын- кыз бу прцедураны тиз арада үтәрләр дип өметләнергә кирәк. Районда диспансеризацияне әлегә 300 кеше үтмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев