Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә гер спорты буенча масскаүләм ярышлар булды

Ярышларда 6 уку йортыннан 39 спортчы катнашты.

 

«Олимп» теннис үзәгендә егетләр һәм кызлар арасында Бөек Җиңү көненә багышланган гер спорты буенча Минзәлә районы беренчелеге узды.  Егетләр «озын цикл буенча этеп күтәрү» дисциплинасында, кызлар — ыргылып күтәрүдә ярыштылар.

— Ярышларда нигездә 13-14 яшьлек балалар катнашты. Катнашучылар 6 килограммнан 20 килограммга кадәр авырлыктагы герләрне күтәрделәр (йомгаклау очколарын санаганда коэффициентлар кулланылды). Регламент нигезендә, егетләр алдында 7-10 минут дәвамында герләрне өзлексез күтәрү бурычы тора иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, егетләр бу бурычны яхшы үтәделәр. Кызлар арасында 8 килограммлы гер белән 150 ыргылыш ясаган Светлана Урошникованы аерып күрсәтергә мөмкин,- дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га тренер Олег Петров.

Каты көрәш нәтиҗәсендә беренчелекнең җиңүчеләре булып Светлана Урошникова, Равил Исмәгыйлев, Станислав Пономарев (барысы да 2 нче мәктәп), Дамир Фәтхуллин, Дамир Ханов (1 нче мәктәп), Радмир Маснабиев, Кирилл Чуркин (икесе дә МПК), Кристина Комиссарова, Тимур Никитин, Дмитрий Волченко, Сергей Бауков, Динара Жигитова (барысы да кадет мәктәр) танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев