Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Гүзәл Удачина катнашында киңәшмә узды

«Ялкын» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм буенча Татарстан Республикасындагы «Ватанны саклаучылар» Дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина киңәшмә уздырды.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә - информ)

Аның эшендә район башлыгы Айдар Салахов катнашты һәм кереш сүз белән чыкты, йомгаклау өлешендә үз фикерләре белән уртаклашты. Алар башта махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очраштылар.Чәй өстәле артында сүз ветераннарга ,сугышта һәлак булучыларның гаиләләренә ярдәм хакында сүз барды.
Киңәшмәдә районда махсус хәрби операциядә катнашучыларга, ветераннарга, сугышта һәлак булучыларның гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм, башка чаралар хакында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева сөйләде.
Соңыннан Гүзәл Удачина Минзәлә үзәк хастахасендә ветераннарга медицина, психологик ярдәм оештыру мөмкинлекләрен карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев