Минзәләдә Яшьләр көне узды
Сәхнәдә медалистларны һәм яшь парны котладылар, ә бәйрәмнең махсус кунагы танылган Россия рэперы булды
Минзәлә шәһәренең Муса Җәлил исемендәге паркында Яшьләр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.
— Июнь азагында Яшьләр көнен билгеләп үтү инде күркәм традициягә әверелде. Республикада, районда яшь буынны тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Без яшьләребезнең укуда, спортта, иҗтимагый тормышта уңышлары белән хаклы рәвештә горурлана алабыз, — диде район башлыгы Айдар Салахов, бәйрәм белән котлап.
Шулай ук минзәләлеләрне Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев һәм «Россия Студентлар отрядлары» яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Сөмбел Латыйпова котлады.
Бәйрәмнең кульминациясе яшь алдынгыларны һәм аларның остазларын хөрмәтләү булды. Сәхнәгә беренче булып укуда аеруча зур уңышларга ирешкән район мәктәпләрен тәмамлаучылар күтәрелде. 24 укучыга Минзәлә районы башлыгының рәхмәт хатлары, 1 һәм 2 дәрәҗә медальләр һәм акчалата сертификатлар тапшырылды. Аннары гимназия каршындагы Рөстәм Муллин исемендәге «Сәяр» театр һәм кино студиясе (җитәкчесе Ленар Миңнемуллин) һәм 2 нче урта мәктәпнең «Мәктәп бизнес — старты» проектының яшь эшмәкәрләре (җитәкчесе Светлана Петрова) рәхмәт хатлары һәм 100 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Төрле юнәлешләр буенча бөтенроссия, республика ярышларында җиңгән яшь спортчылар, аларның тренерлары, шулай ук аларның әти-әниләре билгеләп үтелде.
Сәхнәдә бүләкләнүчеләр арасында шулай ук сугышчан хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Рәисе Кубогына шахмат ярышларында катнашучы Филарис Хаметов та бар иде. Ул да үз исеменнән яшьләрне бәйрәм белән котлады һәм аларны үз иленең патриотлары булырга чакырды.
«Россия Студентлар отрядлары» яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Сөмбел Латыйпова педагогика көллияте, авыл хуҗалыгы техникумы һәм медицина училищесы вә килләрен 2025 елгы хезмәт семестрында нәтиҗәле хезмәтләре һәм Татарстан Республикасы студотрядларын үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләде.
Максим һәм Камилла Комиссаровлар өчен бу бәйрәм гомер буе истә калырлык булды. «Көзгеле датада» − 26.06.2026 көнне никахлашкан яшь парны сәхнәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов котлады.
Шулай ук бәйрәмдә яшьләр белән эшләү белгечләренә ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Мактау грамоталары һәм Минзәлә районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән иганәчеләргә аерым рәхмәт сүзләре әйтелде. Александр Остроумов, Максим Архипов, Салават Биҗанов, Олег Ильинга Минзәлә районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәм район мәдәният сарае артистлары, Яр Чаллыдан кунаклар башкаруында концерт номерлары белән үрелеп барды. Бәйрәмнең махсус кунагы популяр яшь Россия башкаручысы TIMRAN булды. Шулай ук бәйрәмдә катнашучылар өчен аттракционнар, мастер-класслар оештырылды, туклану нокталары эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев