Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә язгы ярминкә: сатучы һәм сатып алучылар фикере

5 апрель көнне Минзәләдә Октябрь мәйданында узган ярминкәдә сатуда ите дә, сөте дә, кайнар коймагы, балыгы һәм хәтта бодае да бар иде.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Башка ярминкәләрдәге кебек бу юлы да халык ит, балык, киптерелгән җиләк-җимеш белән сату итүчеләр янында чиратка тезелде. Сыер ите белән «Заиковский», «Калморза» хуҗалыклары, КФХ «Загиев», Фазыл Маулин һәм Ирек Хамматов ЛПХлары сәүдә итте. Ит бәясенең бер килограммы ярминкәдә 530 сумнан башлап иде. Базарда һәм ит кибетләрендә исә сөякле сыер итенең бер килограммына бәя 570 сумнан, ә сөяксез итнеке 800 сумнан башлана. 


Регина Ногманова, сатып алучы:

—Ит бәяләре бик кыйммәт. Итне инде күптән ботлап алган юк, беткәннән-беткәнгә 5-10 килограммлап алабыз. Ярминкәдә бераз очсыз шикелле. 

Фазыл Маулин, шәхси ярдәмче хуҗалыгында мал үстерүче:

—Быел ит бәяләре күтәрелде. Хәзер перекупщиклар итне 520 сум белән алып китә, аңа үз бәясен өсти. Үзебез дә күтәрергә мәҗбүр: чөнки кормнар, бозау бәяләре дә кыйммәтләнде. Элегрәк үстереп сату өчен бозауларны 45 меңгә алсак, хәзер 55 меңгә дә табуы авыр. 


Шәһәр халкы соравы буенча бу ярминкәгә «Август-Минзәлә» агрофирмасы белән Заиковский хуҗалыгы бодай алып килгән иде. Бу товар бер сәгать эчендә сатылып та бетте. 

Флүр Шакиров, сатып алучы:
—Ярминкәгә һәрвакыт чыгам, ләкин алдагыларында бодай юк иде. Бүген менә «Август» компаниясеннән җиде капчык бодай алдым. Килосы 14 сумнан. Машина йөртүчесе Рәмзил Хәлиуллин сәүдә итеп бетергәч, бодайларны хәтта өйгә үк илтеп бирәм диде. Бүгенге ярминкәдән мин бик канәгать.


ООО «Рыбак» бик күп төрдәге 696,3 кг балык алып чыкты. Эре балыклардан саналган сыла балыгының килограммы — 260 сумнан, чуртан — 170 сумнан, корбан балыгы (лещ) 110 сумнан иде. 


Сөт һәм сөт продуктлары белән КФХ «Муллахметов» һәм авыл җирлекләре сәүдә итте. 

Рамил Муллахметов, сөт сатучы:

—Ярминкәдә без сөтне башка көннәргә караганда очсызрак бәягә куябыз — 1литры 50 сум. Сатуга 250 литр сөт алып килдем. Сөтебез яхшы. Бүген иртән генә ветеринария берләшмәсе аша экспертиза үтте. 4,23%лы майлылыктагы сөтне мондый бәягә тагын кайда сатып алып була икән? Улым билгеле бер көннәрне Минзәләгә сөт сатарга йөри иде. Әлегә кулын сындыру сәбәпле, машина йөртә алмый. Шуңа күрә Минзәлә сатып алучылары безне югалтмасын. Бүгенге ярминкәдә кеше аз сыман, сату акрын бара. 

Чагыштыру өчен: 2,5 майлылыктагы 800 граммлы пакеттагы сөт супермаркетларда: 60-62 сум тора. 


Авыл җирлекләрендә кош-корт үстерүчеләр дә үз продукцияләрен алып чыккан иде. Казның бер килограммын 700 сумнан, үрдәкне 600 сумнан, мулард, индоутканы 650 сумнан, бройлер тавык итен 350-360 сумнан саттылар. Хәтта тавык итеннән ясалган купаты, фарш та бар иде. Коноваловкадан Фирдәис Мортазин хуҗалыгында үскән куян ите дә бар иде ярминкәдә. Куян итнеңе бер килограммы — 500 сум. 

Хуҗәмәт авыл җирлеге ШЭ Саттаровларның ипи, камыр ризыклары, пироглар белән сәүдә итте. Ак ипи бәясе 53 сум. 


Роза Харитонова, сатып алучы:
—Бүгенге ярминкәдә кара җимеш, сөт, йомырка һәм өч түшкә тавык алдым. Ярминкәдә бәя дә очсызрак кебек һәм товарлар да «натуральный» — химикатсыз. Март аенда булган ярминкәдә дә өч түшкә тавык алган идем. Ярминкә буласын «Минзәлә» район газетасыннан белдем.

Александр Петров, сатып алучы:
—Балык, ит, бавыр алдым. Ярминкә бит ул без өйдә яткан өлкән кешеләр өчен аралашу, дусларны, танышларны күрү урыны да булып тора. 


Ит, сөт, балык продуктлары кебек бал һәм бал продукциясе дә һәр ярминкәдә тәкъдим ителә. 

Ринас Вәлиев, бал сатучы:

—Мин Җәмәктән киләм. Умартачылык белән күптәннән шөгыльләнәм. Ярминкәгә еш киләм. Даими сатып алучыларым бар. Балның бер литры 600 сум, өч литры 1700 сум. Бер ярминкәдә 30 литрлап бал сатылырга мөмкин. Кайчагында азрак та, күбрәк тә була. Бал продуктларын ашарга кирәк, сәламәтлек өчен файдалы. 


Ярминкәдә башка районнардан килүче эшмәкәрләр дә бар иде. Алар җимешләр, чикләвек, сыр-колбаса, чәчәк, агач үсентеләре, кием-салым белән сәүдә иттеләр. Кул эшләнмәләре белән сәүдә итүчеләр дә бар иде. 


Чистартылмаган әстерхан чикләвегенең килограммы — 270 сум, чистартылганы — 750 сум, кара җимеш — 350, йөзем җимеше — 400 сум, гранулы чәйләрнең бер кабы — 150-200 сум иде. 

Ярминкә белән район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов та танышып йөрде. 
Минзәлә педагогия көллияте белән Воровский авыл җирлеге коллективлары ярминкәгә чыгучыларны мичтә пешкән кайнар коймак, чәй белән сыйлады. Район мәдәният йорты артистлары исә иң матур җырларын яңгыратты. 


Безнең өстәмә
«Ярминкә хакында алдан белдерү булмады, шуңа кеше аз» дигән фикерләрне дә ишетергә туры килде ярминкәдә. Бездән җавап бер — «булды». «Минзәлә» район газетасында да һәм газетаның интернет мәйданнарында — сайт һәм социаль челтәрләрендә дә мәгълүмати язма чыкты. Шуңа күрә дә һәр нәрсәдән хәбәрдар булу өчен, район газетасына язылыгыз! Сүз уңаенда, 12 апрельгә кадәр почта аша ташламалы бәядән ә язылып куярга була — 789 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев