Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә Җиңү Парады узды

Бөек Җиңүнең 81 еллыгы Минзәлә шәһәрендә һәрвакыттагыча гасырларда да шавы югалмас илаһи бер тантана, дулкынландыргыч бәйрәм, кадерле очрашулар төсендә ихлас һәм җылы үтте.

(Дилфас Галиев, Минзәлә-информ)

Ленин исемендәге паркта иртәдән бирле бәйрәм рухы сөрде. Кулларына шарлар, плакатлар тоткан хезмәт коллективлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, волонтерлар, укучылар бәйрәм кәефе белән шәһшр үзәгеннән Ленин исемендәге паркка атладылар. 


Район башлыгы Айдар Салахов Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын, шәһәрдәшләребезне бәйрәм белән тәбрикләде, аларга сәламәтлек һәм имин тормыш теләде. Сугыш һәм тыл ветераннарына мөрәҗәгать итеп, район башлыгы, Җиңү көненең чын-чынлап бөтенхалык бәйрәме, уртак горурлыгыбыз һәм бәяләп бетергесез казанышыбыз дип билгеләде. Ул үз чыгышында махсус хәрби операциядә катнашучыларны искә алды. «Хәзер безгә бердәмлек кирәк. Без Донбасска даими ярдәм итеп торабыз», дип ассызыклады ул үз чыгышында. 


-Районыбызда 15 меңнән артык кеше Бөек Ватан сугышына киткән, шуның 8 меңе кире туган якларына әйләнеп кайта алмаган. Илебездә бүген вәзгыять тә җитди караш таләп итә. Украинада барган бәрелешләр вакытында батырларча һәлак булган райондашларыбыз — чын каһарманлык үрнәкләре. Бүген дә тарих кабатлана. Әмма шунысы хак- дөреслек безнең якта һәм Җиңү дә безнеке булачак. Яу кырында булган егетләребезгә исәнлек телим. Исән-сау булып әйләнеп кайтып әлеге бәйрәмнәрне бергә каршыларга язсын. 


Аннары Татарстан Республикасының 7 нче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен минзәләлеләргә укып ирештерде, бәйрәмгә килгән халыкны Җиңү көне белән чын күңелдән котлады. 


Ике чыгыш ясаучы да үсеп килүче яшь буынны Советлар Союзы халкының каһарманлыгы, Ватанга тугрылыгы, авырлыклардан курка белмәве, рух күтәренкелеге, бердәмлеге, дуслыгы, Бөек Җиңү кебек, дип ассызыклады. Рәсми затларның чыгышыннан соң бәйрәм театральләштерелгән композиция белән башланды. 


Стадион буйлап сугыш эпизодлары күрсәткән тематик һәм шулай ук раритет автомобильләр кортежлары узды. 


Һәр елдагыча, Советлар Союзы Герое Генерал-полковник Василий Гардов исемен йөрткән кадет мәктәбе курсантларының күрсәтмә чыгышлары, шулай ук урта махсус уку йортлары һәм мәктәпләр арасында строй әзерлеге буенча смотр-конкурс үтте. 


Ватан өчен яу кырында ятып калганнар хөрмәтенә Айдар Салахов һәм Азат Хамаев, хезмәт коллективлары җитәкчеләре, аерым кешеләр Мәңгелек ут мемориалын һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнар өчен куелган обелискны тере чәчәкләргә күмделәр.


Яуда һәлак булганнарның якты рухы бер минут тынлык белән искә алынды, өч тапкыр залп ясалды. Җиңү бәйрәме азагында килгән кунаклар, шәһәрдәшләребез солдат боткасы һәм кайнар чәй белән сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев