Минзәләдә Җиңүнең 81 еллыгына багышланган яшьләр митингы узды
Мәктәп һәм урта һөнәри уку йортлары укучыларының колонналары тантаналы рәвештә шәһәр урамнары буйлап үтте
Минзәләдә Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган яшьләр митингы Муса Җәлил исемендәге парк янында башланды. Биредә Минзәләдәге Муса Җәлил исемендәге мемориаль музей мөдире Энҗе Данилова герой-шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырды, аның данлы биографиясендә Минзәлә мөһим урын алып тора, дип билгеләп үтте. Ә педагогика көллиятенең элеккеге студенты, яшь шагыйрә Варвара Алышева рус телендә «Моабит дәфтәрләре» ннән Муса Җәлилнең «Случается порой» («Була кайчак») шигырен укыды.
Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, митингта катнашучылар колоннасы шәһәр урамнары буйлап Җиңү паркына юнәлде.
Митингны ачып, Минзәлә районы башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, Бөек Җиңү — Россиядә яшәүче барлык халыкларны берләштерүче мөһим бәйрәм икәнен, киләчәк буыннарга Бөек Ватан сугышы һәм илебезнең бәйсезлеген саклап калган геройлар хакында истәлекне тапшыру изге бурыч булганын билгеләп үтте.
Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихонов һәм махсус хәрби операциядә катнашкан сугышчан хәрәкәтләр ветераннары Радик Габдуллин, Ранис Нурисламов чараның мактаулы кунаклары булдылар. 4 нче «Гномик» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр 9 Май хөрмәтенә шигырьләр сөйләделәр һәм ветераннарга чәчәкләр тапшырдылар.
Һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салганнан соң, сугыш ветераны Михаил Тихонов сүз алды. Ул үзенең яшьлек елларын искә төшерде һәм яшьләрне хәзерге көннең кадерен белергә, Ватанны яратырга өндәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев