Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә җирлек башлыклары өчен зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде

Киңәшмәдә җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләре каралды


Минзәлә Мәдәният сараенда җирлекләр башлыклары өчен зона семинар-киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Утырышны «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин ачты. Үз чыгышында ул җирле үзидарә органнары вәкилләренең эшенең мөһимлеген билгеләп үтте, муниципаль бергәлек үсешенең тенденцияләре һәм проблемалары турында сөйләде.

Утырышта шулай ук ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов, ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Алмаз Тугушев, ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко чыгыш ясады.

Утырыш ахырында бүләкләү булды. Бүләкләнүчеләр арасында Минзәлә районы вәкиле — Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов та бар. Аңа тантаналы шартларда «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе дипломы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев