Минзәләдә IT-парк филиалы эшли башлый
Якын арада ике бушлай курс буенча укулар башланачак
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәлә балалар иҗат йорты базасында IT-парк филиалы үз эшен башлый. Бу хакта карар Минзәлә районы мәгариф бүлеге һәм Казан шәһәренең IT-паркы арасында имзаланган килешү нәтиҗәсендә кабул ителде.
— Укучыларның беренче агымы укуга дүртенче чирек башланганнан соң ук керешәчәк. «Мобиль кушымталар эшләү» һәм «Телеграмм-ботлар эшләү» темалары буенча курслар тулысынча бушлай булачак. Бу юнәлешләр очраклы гына сайланмаган-алар мәгълүмати технологияләр дөньясында заманча трендларны чагылдыра һәм балаларга Киләчәк һөнәрләре белән танышырга мөмкинлек бирә, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Балалар иҗат йорты директоры Рөстәм Ялаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев