Минзәләдә кадрлар алмашу дәвам итә
Гөлназ Сәмигулла кызы Хәлиуллина Муса Җәлил исемендәге педагогия көллияте директоры булып эшли башлады.
1992-1997 елларда ул шул уку йортында «Башлангыч класслар укытучысы» һөнәрен алып чыга. Хезмәт юлын 1996 елда Аю мәктәбендә башлый. 2009 елдан — гимназиядә — рус теле һәм әдәбияты укытучысы, мәгълүмати технологияләр, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.
2017 елда әлеге уку йортына директор итеп билгеләнә.
2023 елдан, Казанга күченгәч, бер гимназиядә укытучы булып эшли.
Эш барышында Кама политех институтын, НГПУны тәмамлап, башка һөнәрләр ала, аспирантурада укый.
Гаиләсендә ире белән өч бала үстерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев