Минзәләдә коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды
Көн тәртибе буенча берничә мәсьәлә каралды
Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе утырышы булды. Утырышны район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев үткәрде.
Минзәлә үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Наил Асадуллин сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция куркынычы профилактикасы турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Район башкарма комитетының икътисад һәм сәнәгать бүлеге җитәкчесе Алена Шакирова үз докладында муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар сатып алуда катнашучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итү чараларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.
Муниципаль җир контролен уздыру нәтиҗәләре белән районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Роберт Шакиров таныштырды.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ренат Ибраһимов гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә коррупциягә каршы торуга юнәлдерелгән чараларның гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.
Утырышка йомгак ясап, район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев социологик тикшеренү нәтиҗәләре һәм районда кабул ителгән коррупциягә каршы чараларның гамәлгә ашырылуы белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев