Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә мәдәният хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр

Район мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасы узды.

Мәдәният хезмәткәре — ул буыннарны бәйләүче, үткәннәрдән иң матур өлгеләрне генә алып киләчәк буынга җиткерүче, җиргә матурлык, илаһилык остаучы зат. Аларның хезмәте-районыбызда мәдәни мирасны саклау, аны яңа буыннарга тапшыру, күңелле ямь, илһам һәм бердәмлек өстәүче кыйммәтле күпер. Киләчәктә дә иҗат белән янып, ялкынланып яшәргә язсын, хезмәтегез бары тик канәгатьлек китерсен.

Мәдәният хезмәткәрләрен узып киткән һөнәри бәйрәмнәре белән Минзәлә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров тәбрикләде. Ул мәдәният хезмәткәрләренә изге теләкләрен җиткерде. Мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме матур концерт номерлары белән алып барылды. Район мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы ике хезмәткәр Айгөл Тазкаева-ТР мәдәният министрлыгының Рәхмәте, Фиразия Сафиуллина - Татарстан Республикасының мәдәният хезмәткәрләе профсоюз комитетының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.


Район башлыгының Мактау кәгазе белән: Мөслимә Гайниева, Әлфия Ахметова, Динара Гарипова, Рифнур Кәбиров, Дмитрий Комиссаров, Данир Фахретдинов, Елена Романова, Дания Зарипова, Ольга Пермякова, Алсу Садриева, Наталья Кукаркина, Эльвира Кишева, Алсу Фаррахова, Наилә Мингалиева, Гөлфинә Аминова, Ильсөяр Билалова бүләкләнде. Район башлыгының Рәхмәт хатына: Светлана Упаева, Юлия Солдатенкова, Азалия Бахтигараева, Оксана Зарипова, Ильзира МиннахметоваЗинфира Гарифуллина, Айгөл Мортазина, Алсу Сизова, Ирина Шереметьева, Гөлназ Ахметова, Ильсур Гараев, Ксения Волоскова лаек булды.


Район мәдәният бүлеге җитәкчесенең Мактау кәгазе белән түбәндәге хезмәткәрләр: Азия Вагизова, Гульнара Гайсина, Марина Ахметова, Гөлназ Нуриева, Наталья Коптева, Юлия Абрымская, Рәхмәт хаты белән: Марина Бекмурзина, Дарья Осипова, Айгөл Кәбирова, Гөлназ Сизова, Фирдания сафиуллина, Зөфәр Сафиуллин, Ләйсәния Ахметзянова, Нәкыя Гараева, Елена Гимранова, Светлана Камалова, Гөлназ Нургалиева, Алия Мустаева, Гөлнара Мингазова, Надеҗда Красноперова, Гөлнара Хайруллина, Резеда Шайхутдинова бүләкләнделәр.

Район мәдәният хезмәткәрләре өчен Алабуга культура һәм агарту коллияте студентлары һәм укытучылар зур концерт куйдылар. Соныннан мәдәният хезмәткәрләре «Мед» кафесында мул өстәл артында сыйландылар. 


Район мәдәният бүлегенең 72 подразделениесендә 220 кеше хезмәт куя. Аларның күпчелеге мәдәният өлкәсендә чирек гасырга якын хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев