Минзәләдә милек салымы җыюны тизләтәсе бар
Кабул ителгән законнар нигезендә, икенче декабрьгә кадәр 2023 ел өчен җир, милек, транспорт салымын түләп бетерәсе бар.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Әлегә барлык салымнарның 59% ы җыелган. Саннар республиканыкыннан зурырак, шуңа карамастан, авыл җирлекләрендә салым җыю дәрәҗәсе төрлечә.
Әтрәкле, Аю, Урыс авыл җирлекләрендә яшәүчеләр салымнар түләүгә җаваплы карыйлар. Җыю дәрәҗәсе — 75% тирәсендә тирбәлә.
Шәһәрдә яшәүчеләр пассив — фәкать 55,7 процент кына.
Югары Тәкермән, Кадрәк, Наратлы Кичү, Коноваловка, Иске Маҗын авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең кайберләре бу төр салымнарны түләргә ашыкмыйлар.
Юртау авылында җыелырга тиешле 733 мең сум акчаның фәкать 318 меңе генә бюджетка кергән.
Коноваловка һәм Юртау җирлекләрендә җир, Бикбау, Наратлы Кичү, Тауасты Байлар, Юртау, Юшадыда күчемсез милек (йорт, фатир, сарай, мунча, гараж), ә Иске Маҗында транспорт салымы түләү белән проблемалар бар.
Район сессиясе утырышында финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Кондратьева 2024 ел бюджетындагы чыгымнарны каплау өчен салым җыюны активлаштырырга кирәклегенә басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев