Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә мөселман зиратында ярымай куйдылар

Биредә өмә үткәрелде

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Изге Рамазан ае уңаеннан Минзәләдә мөселман зиратында чисталык урнаштыру буенча өмә үткәрелде. Өмәдә шәһәр мәчете әһелләре катнаштылар.

Аеруча күркәм мизгел – биредә зират йортына ярымай урнаштыру булды.

 

Әлеге эштә Минзәлә мөселманнары белән бергә күрше Тукай районы Сосновый Бор бистәсе имам-хатыйбы Ринат хәзрәт тә катнашты.

Рәмзил хәзрәт Садыйков, Минзәлә районы имам-мөхтәсибе:

- Зират йортын төзекләндерү эшләре дәвам итә. Барлык эшләр Минзәлә мәчетенә кергән сәдакалар хисабына башкарыла. Ремонт эшләре тәмамлангач, әлеге йортта мәетләрне ислам дине кануннарынча бар шартына туры китереп соңгы юлга озату мөмкинлекләре тудырылачак. Әлеге изге эшкә кушылырга теләүчеләр Минзәлә мәчетенә мөрәҗәгать итә алалар, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев