Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә өч республикадан иң көчле яшь шахматчылар җыелды

Биредә «Кама аръягы Гран-при» турнирлары сериясенә кергән төбәк турниры уза.

Минзәлә шәһәренең Балалар иҗат йортында шахмат буенча «II Минзәлә» төбәк турнирын ачу тантанасы булды. Ярышларга Татарстан, Башкортстан һәм Мордовиянең төрле районнарыннан 120ләп катнашучы килгән иде. Минзәләдә 20 уенчы катнаша. Ярышлар балалар иҗат йорты каршындагы «Нотка» ансамбле чыгышы белән башланып китте.

— Без яшь шахматчыларны бай тарихлы шәһәребездә сәламләвебезгә шатбыз. Уеннардан буш вакытта ерактан килгән турнирда катнашучылар шәһәребезнең истәлекле урыннары белән таныша һәм бездән яхшы тәэсирләр белән кайтып китә алырлар дип ышанабыз. Безнең районда спортны, шул исәптән шахматны үстерүгә зур игътибар бирелә. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә шахмат түгәрәкләре оештырылган. Балалар иҗат йорты базасында шахмат бүлеге эшли, — дип сәламләде турнирда катнашучыларны Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов. 

Турнирда катнашучыларны шулай ук Татарстан шахмат федерациясе вице-президенты Николай Коротаев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ренат Ибраһимов сәламләделәр. Минзәлә АТП директоры Рамил Кәримов та үзенең яхшы теләкләрен җиткерде, ул районда спорт ярышларын уздырганда, шул исәптән шахмат буенча да, һәрвакыт ярдәм күрсәтә.

Турнирны ачу оригиналь бүләкләүләр белән дә үрелеп барды. Турнирны оештыручы, балалар иҗаты йортының шахмат бүлеге тренеры Азат Шагалиев туган көннәре ноябрь аена туры килгән шахматчыларга, иң яшь катнашучыларга бүләкләр тапшырды. Катнашучыларның бейджиклары буенча да бүләк уйнату булды, җиңүчеләргә шулай ук татлы бүләкләр бирелде.

Турнир директоры Айгөл Маштакова булачак ярышларның тәртибе, катнашучылар өчен нинди актив чаралар әзерләнүе белән таныштыргач, шахматчылар уеннарга керештеләр. Турнир 5 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

безнең белешмә

Классик шахмат буенча «II Минзәлә» төбәк турниры малайлар һәм кызлар (2013 елгы һәм аннан кечерәкләр), егетләр һәм кызлар (2012-2007 елгы) арасында үткәрелә һәм «Гран-При Закамья» шахмат турнирларының 19 нчы сериясенең VI этабы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев