Минзәләдә пенсионерлар өчен хокукый ярдәм көне үткәрелде
Хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында «Бердәм Россия» иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итү булды.
Пенсиягә кагылышлы сораулар белән 8 минзәләле мөрәҗәгать итте. Аларга квалификацияле хокукый ярдәмне Россия Пенсионерлар берлегенең Минзәлә районындагы җирле бүлеге рәисе Алсу Ганиева һәм Минзәлә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары (бүлек хокукларында) Айгөл Сафина күрсәттеләр.
— Мөрәҗәгать иткән гражданнарга пенсиянең тупланма өлешен формалаштыру, пенсия билгеләү кагыйдәләре, 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны карау буенча компенсация түләүләре, МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары, бердәм пособие мәсьәләләре буенча киңәшләр бирдек, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ»га Алсу Ганиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев