Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә «PROмысел» милли мәдәниятләр фестивале узды

Икенче фестивальнең темасы «Халыкның мәдәни мирасы» булды

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Исәбе буенча икенче «PROмысел» милли мәдәниятләр фестивале быел бераз башка форматта узды. Алдагы елдан аермалы буларак, чара шәһәр яр буенда түгел, ә «Ялкын»яшьләр үзәгендә үткәрелде. Шулай ук төп басым мастер-класслар һәм лекцияләр оештыруга ясалды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән үткәрелә торган фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева:

– Быел «PROмысел» фестиваленең безнең барыбыз өчен дә әһәмиятле ике дата: 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көне арасында узуы символик мәгънәгә ия. Без үзебезнең районда, Татарстан Республикасында яшәүче халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән бүгенге чараның инде икенче ел рәттән үткәрелүенә шатбыз, - дип билгеләп үтте

Чыгышының ахырында Нэля Бикеева фестивальне оештыручы Анна Ащеулова һәм Юлия Габдрахманованы район башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Анна Ащеулова Бөтенроссия, халыкара чараларн, белем бирү акселераторларын оештыруы белән билгеле. Юлия Габдрахманова - керәшен «Берменчек» дәүләт фольклор ансамбленең балет артисты һәм куючы педагог, хореограф.

Фестивальнең үзенчәлеге шунда: ул халык мәдәнияте өлкәсендә профессионаллар арасында тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгын тәкъдим итә. Белем бирү программасын “Хәзерге заман иҗади индустриядә музыка фольклоры” дигән лекция белән «ZAKARIA» фолк-төркеме солисты музыка фольклоры буенча белгеч Лилия Җиһаншина ачып җибәрде. «ZAKARIA» фолк-төркеменең тагын бер солисты, М.А. Балакирев исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең фольклор бүлеге укытучысы, «Таба» этно-музыка фестиваленең башкарма директоры Мария Стуклова үз лекциясендә этнопроектлаштыру өлкәсендә грант мөмкинлекләре турында сөйләде.

 Казан шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәге белгече Василиса Филатова үзенең « Н.Е. Пальчиков эзләреннән » исемле лекциясен Минзәлә өязенең (хәзер – районның) Николаевка авылының җыр фольклоры белән танышуга багышлады.

Татарстан Республикасы Милли музееның Музей-мәгариф программалары бүлеге мөдире Зәринә Сафина һәм аның хезмәттәшләренең чыгышлары зур активлык белән аерылып торды. Алар Идел буе халыкларының милли костюмнары тарихы турында сөйләделәр. Шулай ук «Ручейки Поволжья» дип аталган чыгышлары кысаларында алар кунаклар белән биюләр башкардылар һәм халык уеннарына уйнадылар.

Фестиваль кунаклары зур кызыксыну белән аның кысаларында уздырылган бушлай мастер-классларда катнаштылар. Мәсәлән, Хуҗәмәт авылыннан Ләйсәния Гәрәева мөселман читекләре ясау, Минзәлә шәһәреннән Александра Вахнина тукыма кисәкләреннән борынгы славян курчаклары ясау буенча мастер – класс үткәрде. Балалар иҗат йортыннан Эльвира Борханованың мастер-классы кәгазьдән панно әзерләүгә багышланган иде. Мастер-класслар үткәрүдә Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучылары актив катнашты. Әйтик, Екатерина Коротина матрешкларны ясау серләре белән таныштырды. Ә Ольга Горбунова һәм Елена Митюшкина җитәкчелегендә теләге булган һәркем үзен рәссам итеп тоя һәм гуашь һәм акварель белән рәсем ясый алды.

Шулай ук барлык теләүчеләр өчен туган якны өйрәнү музеенда сакланучы борынгы милли киемнәрдә фотога төшү мөмкинлеге булдырылды. Фестивальдә төшерелгән оригиналь һәм креатив фотографиягә конкурс үткәрелде. Җиңүчеләр өчен термокружка, фестиваль билгесе һәм стикерпактан торган бүләк җыелмасы әзерләнде.

Фестивальнең бию-җыр өлешенә килгәндә исә, чара башында ук Минзәлә шәһәре гимназиясенең «Уен» халык бию ансамбле (җитәкчесе – Роза Биктаһирова), балалар сәнгать мәктәбе укучыларының «Дуслар» инструменталь ансамбле (җитәкчесе Данир Фәхретдинов) һәм Юлия Рәхмәтуллина чыгыш ясады. «Ялкын» яшьләр үзәгендә белем бирү өлешен һәм мастер-классларны тәмамлаганнан соң, Муса Җәлил исемендәге паркта рус халык традицияләрен чагылдырган “Вечёрка”  һәм фолк-төркемнәр катнашында концерт үткәрелде

Безнең өстәмә

Фестивальнең тагын бер яңалыгы шунда, аның кысаларында Минзәлә районында һәм Татарстан Республикасында мәдәният өлкәсендә эшләргә теләүче студентлар һәм укуны тәмамлаучылар өчен вакансияләр онлайн-ярминкәсе узды.

фотогалерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев