Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә район советы утырышы үткәрелде

Минзәлә районы Советы утырышында 2022 елда социаль-икътисади үсешкә нәтиҗәләр ясалды һәм 2023 елга бурычлар куелды.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Утырышны район башлыгы Айдар Салахов алып барды. Президиумда ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев утырдылар.

Төп доклад белән -2022  елда башкарылган эшләр һәм 2023 елга бурычлар турында район башлыгы Айдар Салахов чыгыш ясады.

Югары Тәкермән авыл җирлегенең 2022 елда башкарылган эшчәнлеге белән җирлек башлыгы Алия Шәрипова таныштырды.

Махсус хәрби операция башлану һәм өлешчә мобилизация үткәрелү белән тарихка кереп калган 2022 ел районыбызда бердәм халык яшәвен раслады. “Ялкын” яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлова үз докладында мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтелү турында тәфсилләп сөйләде. Гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан оешма-предприятие, җирлекләр исемлеген слайдта күрсәтеп, әлеге изге эштән читтә калмаган һәркемгә рәхмәтен белдерде.

Татарстан Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин республиканың социаль-иктисади үсеше белән таныштырды.

Безнең районга килгәндә, гуманитар ярдәм җыю һәм мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтелү буенча актив эш алып барылганга рәхмәт сүзен белдерде. Районның социаль-икътисади үсешенә уңай бәя бирде.

Безнең өстәмә

Район Советы утырышына килгән ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин һәм ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев шәһәрдә берничә объектта булдылар.  Районда гуманитар ярдәм җыю штабы булган “Ялкын” яшьләр үзәгендә алар сугышчы-интернационалистлар көне уңаеннан әфган сугышы ветераннары белән очраштылар. Садак бистәсендәге яңа футбол манежында шәһәрдә яңа мәктәп төзү проекты белән таныштылар. 

Чернышевский урамында урнашкан Минзәлә педагогика көллиятенең тулай торагында әлеге бинага реконструкция ясау планнары турында сөйләшү булды.

Район советы утырышы турында "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 17 февраль, 2023 ел санында укыгыз.

акцент 

Агымагы ел Россиядә педагоглар һәм остазлар, ә Татарстанда – милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Район советы урышына килүчеләрне каршы алган  “Бәхетле”, “Уен” ансамбльләре, “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары әлеге тематикаларны чагылдырды. Фойеда оештырылган  күргәзмәдә исә районның эшмәкәрләре, хуҗалыклары, уку йортлары, үзмәшгульләре җитештергән продукция үрнәкләре һәм кул эшләнмәләре тәкъдим ителде. Тулырак видеода.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев