Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә рус шахматлары Таврели буенча турнир узды

Иң яшь катнашучыга 8 яшь, ә иң өлкәненә 85 яшь иде.

«Минзәлә — Шахмат территориясе» шахмат клубында рус шахматы буенча 1 нче «Минзәлә Тавреле» ачык турниры узды.

— Дөресен генә әйткәндә, бүген Татарстан Республикасында Таврели әле киң үсеш алмаган. Бу борынгы уенны яратучылар әлегә аз, һәм өр-яңадан башларга туры килә. Ләкин нәкъ менә шуңа күрә бу юлдагы һәр вакыйга аеруча мөһим Күп гасырлык зирәклекне үз эченә алган бу борынгы уен үзен яратып уйнаучыларны табар дип ышанабыз. Беренче адым ясалды инде, — дип яза «Минзәлә-Шахмат территориясе» шахмат клубы сайтында турнирны оештыручы Азат Шагалиев.

Беренче турнирда Минзәләдән 19 шахматчы катнашты.

Беренче өчлектә — 1 нче урта мәктәпкә вәкилләре:
1 урынны Ратмир Никитин (2011 елгы) алды. 2 урында — София Жирнова (2017 елгы). 3 урында — Даниил Чуркин (2015 елгы).
4 нче урынны Азат Шагалиев (1958 елгы) алды.
Бигрәк тә киеренке көрәш 5 нче урын өчен барды. Биш катнашучы 4әр очко җыйды, һәм бары тик өстәмә коэффициентлар буенча гына уңыш Данил Митюшкинга елмайды (3 нче урта мәктәп).

Барлык 5 катнашучы да акчалата призлар һәм дипломнар алды, ә лидерлар өчлеге истәлекле медальләр белән бүләкләнде.

Турнирда катнашучылар арасында 1941 елда туган Мөхәммәт Мөкминов та бар иде, өлкән яшьтә дә ул бу борынгы уенны үзләштерүгә бик теләп кереште.

безнең белешмә

«Таврели» — гади шахматларны хәтерләткән борынгы рус интеллектуаль уены. Бу уенның үзенчәлекләренең берсе: йөргәндә уенчының фигурасы көндәш фигурасы өстенә куела һәм манара ясала. Барлык фигуралар партия ахырына кадәр тактада калалар, һәм «әсирлектәге» фигураларны азат итәргә мөмкин.

Фотолар «Минзәлә — Шахмат территориясе» шахмат клубы архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев