Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләдә Сабантуй үткәрелде

Быел районыбызның игенчеләре ягы кыр эшләрен оптималь срокларда һәм яхшы сыйфат белән башкарып чыктылар. Шуңа күрә дә быелгы авыл Сабантуйлары да, район Сабантуе да искиткеч күңел күтәренкелеге белән, бик күңелле узды.

Сабантуй мәйданында -Татарстанда бөек шагыйрь Габдулла Тукай тууның 140 еллыгына багышланган театральләштерелгәнмузыкаль күренешләр, Мәлкән, Тауасты Байлар, Татар Мөшегесе, Николаевка авылларыннан фольклор төркемнәр, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры, медицина училищесы, педагогия көллияте һәм башка мәктәпләр коллективлары тагын бер кат талантларын ачып салдылар. Театральләштерелгән күренештә барысы 850 ләп кеше катнашты. Сабантуйны ачып, бәйрәм әләмен күтәрү хокукын кыр батыры Александр Отнолин һәм узган елгы Сабантуйның Минзәлә районы буенча абсолют батыры Илнар Камаловка бирелде.
Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов район хезмәтчәннәрен язгы кыр эшләренең уңышлы төгәлләнүе һәм халкыбызның Сабан туе бәйрәме белән тәбрикләде. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Сабан туеында катнашучыларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның минзәләлеләргә җибәргән котлау сүзен җиткерде һәм бәйрәм белән ихластан котлады. Алар бер төркем хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.

Менә алар Дилфас Галиев("Татмедиа" АҖнең «Минзәлә —информ» филиалы редакторы), -Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгы медале; Люзия Мардамшина(Бикбау авыл җирлеге башлыгы) —Татарстан Республикасынның җирле үзидарә эшчәнлегендәге нәтиҗәле хезмәте өчен медале,; Наил Хисамбиев (район башлыгы урынбасары) —Татарстан Республикасының җирле үзәидарә үсешенә керткәне һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Рәхмәте; Роберт Шакиров (районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре рәисе) — Татарстан Республикасының Минзәлә муниципаль районында җирле үзидарәгә керткән өлеше һәм намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Районның быелгы кыр батыры «Калморза» хуҗалыгы механизаторы Айдар Насыйров кыр батыры дип танылды,аңа район башлыгының Рәхмәт хаты, зур тәкә һәм акчалата бүләк тапшырды.Аннары Сабан туе язгы кыр эшләре алдынгыларын һәм район оешмаларында нәтиҗәле хезмәтләре өчен алдынгыларны бүләкләделәр. Шулай ук хуҗалык җитәкчеләренең барысына да Рәхмәт хаты һәм акчалата премияләр тапшырылды. 

Язгы кыр эшләрен үткәрүдә зур ярдәм күрсәткәннәре, авылларны төзекләндерү буенча нәтиҗәле эшләгәннәре өчен Әтрәкле (Айдар Гыйльмуллин), Иске Матвеевка (Дамир Латипов), Хуҗамәт(Зөһрә Муртазина)авыл җирлекләре җиңүче дип табылдылар, җитәкчеләренә район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр бирелде. Аннары язгы чәчү, тырмалау, культивация алдынгылары, терлекчелектә зур уңышка ирешкән сыер саву операторлары, терлекчеләр һәм бозау караучылар, фермерлар, авыл хуҗалыгы аеруча хезмәт күрсәткән хезмәтчәннәр бүләкләнделәр.

Һәр номинациядә җиңүчеләргә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе дә тапшырылды. Шулай ук Айдар Салахов шәхси хуҗалыгында 10 баш һәм аннан да күбрәк савым сыеры асраган 13 кешегә сыер саву аппаратлары алу өчен сертификат бүләк итте. 

Хезмәт алдынгыларын данлау бәйрәме уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Чараны танылган җырчылар Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова(Татарстан Республикасының атказанган артистлары), Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар бизәде. Алар янәшәсендә Минзәлә үзешчәннәре чыгыш ясады. Кунаклар мәйдан тирәли урнашкан милли аш-сулы, кунакчыл рус, урман хуҗалыгы, татар, мари, чуваш һәм керәшен өйләрендә булып, аларның ризыкларын татып, танышып чыктылар. Азат Габдрахманов кунакларга карар өчен карпат нәселле кортларны да алып чыккан.

Сабантуй мәйданында төрле спорт ярышлары уздырылды. Бу ярышларда яшьләр белән бергә урта яшьтәгеләр дә актив катнаштылар. Иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм Мактау кәгазьләре дә тапшырылды. 

Сабантуйда милли көрәштә чемпион булып 14 яшькә кадәрле көрәшчеләр арасында Радмир Факаев, 18 яшькә кадәрле көрәшчеләр арасында абсолют батыр булып Егор Юнзель, Минзәлә районының батыры булып Ришат Гайнетдинов абсолют батыр булып калдылар.

.Бабайларыбыздан калган ат чабышы бүгендә халкыбызның иң яраткан бәйгесе. Сабантуйны быелгы яңалыгы булып арба тагып дүрт ат ярышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев