Минзәләдә табигать байлыгын файдага кулланалар
Ну уңды быел юкә чәчәге.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Кая карама, агачлар ап-ак, саргылт дисәң дә буладыр, тәлгәшләргә күмелеп утыралар.
Җыясы килә, файдалы икәнен беләбез ич, вакыт юкка, стремянка кирәклегенә сылтап, юкәләр янына барырга ашыйкмыйбыз.

Юкса, юкәнең 30 елга бер генә шулай мул чәчәк атуын әйтә, белгечләр.
Умартачылар да зарлана: шундый муллыктан бал җыю бик авыр бара икән: яңгыр, җил, салкын.

Ә тәвәкәлләр башкаларга үрнәк. Тупач авылында яшәүчеләр фронттагыларга ярдәм итү максатын куеп, юкә чәчәге җыюны оештырганнар. Карлыган яфрагын инде киптергәннәр, мәтрүшкә өлгергәнен көтәләр.

Фронтка ярдәм итүне даими оештыручы, китапханә мөдире Лилия Миннеханова белән хәбәрләшеп алдык. Ул менә нәрсәләр сөйләде:
— Безнең авылда бик яхшы кешеләр яши, дустым. Хәбәр салуга килеп җитәләр. Юкә чәчәген җыюда гаилә подряды эшләде. Хакимуллин Рифкат тракторы белән килде, хатыны Зөлфирә, оныклары да биредә иде.
Рәзифә Камалетдинова, Рамилә Гиниятуллина һәрвакыт булышырга ашкынып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев