Минзәләдә Татар Мөшегесе мәктәбен 1982 елда тәмамлаучылар очрашуы булды
Очрашу күңелле мәдәни-ял мизгелләренә бай булды
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Шушы көннәрдә Минзәләдә Татар Мөшегесе сигезьеллык мәктәбен 1982 елда тәмамлаучылар (класс җитәкчеләре – Мөслимә Гәрәева) очрашуы булды.
Күптән көтелгән очрашу данлыклы Минзәлә драма театр бинасыннан башланды.
- Безне каршы алган театрның йөзек кашы - якташыбыз чибәр, мөлаем Рәзилә апа Муллина бик эчтәлекле итеп театрның тарихы, истәлекле моментлары белән белән таныштырды. Аңа зур рәхмәтләр әйтеп, икенче истәлекле урын - Балалар иҗат йортында урнашкан "Туган якны өйрәнү музее"на килдек. Аның җитәкчесе Лариса Александровна Карамова бик бай экспонатлар белән таныштырды, безгә тулы бер экскурсия үткәрде, - дип хәбәр иттеләр классташлар.
Минзәләнең уку йортлары, истәлекле матур урыннары белән танышкач, очрашу "Оазис" кафесында дәвам итә. Район мәдәният сарае (җитәкчеләре - Гөлчәчәк Габдрахманова) хезмәткәрләре , алып баручылар чараны истә калырлык, кызыклы итеп үткәрделәр.
- Һәрберсен дә аерып тормыйча, зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Барыбызны бергә җыйган, Минзәләнең истәлекле урыннары белән горурланып таныштырган, һәм матур итеп кунак иткән классташыбыз Радик Фәттаховка аеруча зур рәхмәтле булдык, - диләр Мөшеге мәктәбен 40 ел элек тәмамлап чыгып, бүген дә аралашып, дустанә яшәүче классташлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Комментарии
0
0
Энем раян исэн булса, ул да сезнен бн очырашуда булган булыр иде.
0
0