Минзәләдә үлүчеләр саны арта бара, бигрәк тә ир-атлар саны кими
Быел 354 кеше төрле сәбәпләр белән үлгән.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ)
Шуларның 93е эшкә яраклы яшьтә булган. Аеруча ир- атлар кырыла.
Алкогольгә бәйлелек белән чирләүчеләр саны һаман да кимеми. Авыл җирлекләре һәм район шифаханәсенең максатчан эшләве нәтиҗәсендә 109 райондашны наркологка учетка куйганнар.
Хәзер аларны Чаллы наркодиспансеры белән кодировка ясау юнәлешендә эш башланган.
Район хастаханәсе баш табибы урынбасары Муса Хәбибуллин:
- Кодировкалау бушлай. Якыннарының алкоголизм белән чирләвеннән туйган һәркем, шул исәптән җирле хакимият тә бу эшкә кушылсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев