Минзәләдә узган Уңыш бәйрәменә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы 200 гә якын кеше чакырылды
Әлеге бәйрәмдә авыл хуҗалыгында озак еллар хезмәт куйган җитәкче ветераннар һәм Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында белем алучы студентлар да катнаштылар.
(Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»)
Бәйрәмнең ачылышы тантанасында Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов залда утыручы хезмәт алдынгыларына ихлас рәхмәт сүзләре ирештерде.
Айдар Салахов билгеләп үткәнчә, узган хуҗалык елында игенчеләребез 132 мең тоннадан артык бөртекле ашлык җыеп алдылар. Районыбыз республикада бер сыердан уртача савым буенча беренче бишлектә. Тулай савым һәм ашлыкның тулай җыемы буенча беренче унлыкта бара. Район хуҗалыкларында 19 мең башка якын мөгезле эре терлек бар, шуның 10177 башы савым сыерлары. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар елның 365 көнен эштә үткәрәләр. Заманында Юрий Исламов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән хуҗалыкларның иске фермаларында өмәләр оештырып йөрдек. Хәзер район хуҗалыкларында инвесторлар ярдәмендә заманча фермалар салынды. Бүгенге көндә районыбыз терлекчеләре көн саен 293 тонна сөт җитештерәләр. Кече һәм урта хуҗалык итү формадагы җитештерүчеләр дә аларга карап тартылалар. Алдагы елларда сөт җитештерүне арттыруга тулы мөмкинлекләребез бар.
Безнең районда 70 млн. сум НДФЛ җыелды инде. Район башлыгы Айдар Салахов агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре ярдәмендә районның авыл хуҗалыгы тотрыклы үсештә һәм ул республика иминлегенең үсешенең нигезен тәшкил итә, дип ассызыклады, эш сөючән барлык һөнәр ияләренә рәхмәтен җиткерде.
Аннары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев район игенчеләренә, Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм үз исеменнән бәйрәм белән тәбрикләде. Сезнең хезмәтегез республикабызның чәчәк атуын һәм иминлеген тәэмин итә. Ул Татарстан Республикасының экономикасы үсә дип билгеләп үтте. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итеп җиңү көнен якынайталар дип басым ясады, аларның туган якларыбызга исән-имин кайтуларын теләде.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация буенча урынбасары Рафаэль Фаттахов министрлык һәм шәхсән үз исеменнән Уңыш бәйрәмендә катнашучыларга котлауларын ирештерде.
Аннары алар агросәнәгать комплексын үстерүгә аерым өлеш кертүләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Россиянең һәм Татарстанның, дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков заманадан калышмаган хезмәт сөючән, тынгысыз, нык ихтыярлыларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бүләкләүләрдән соң Уңыш бәйрәмендә катнашучыларга район үзешчәннәре һәм Алабуга дәүләт мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары катнашында зур концерт күрсәтелде. Аларның фотоларын безнең Минзәлә.ру сайтыннан күрә аласыз. Тантаналы мизгелләр ВК да төркемебездә турыдан-туры эфирда күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев