Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә Владимир Ленин һәйкәленә чәчәкләр салынды

Халыкара пролетариат юлбашчысының тууына 154 ел

Минзәлә районының ветераннар советы, инвалидлар җәмгыяте, сукырлар җәгыяте әгъзалары шәһәр үзәгендә урнашкан Владимир Ленин һәйкәленә чәчәк салырга килделәр.

— Владимир Ильич — илебез тарихының аергысыз өлеше, аның үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Әйе, хәзерге заманда аның шәхесенә карата каршылыклы фикерләр яңгырый. Әмма нәкъ аның тырышлыгы белән халыклар үзара дус-тату яшәгән, зур уңышларга ирешкән, без горурланып искә ала торган СССР иле төзелде. Үзебезнең тарихка тап төшермичә, аны кадерләп сакларга, алдагы буыннарга тапшырырга кирәк, — дип билгеләп үттеләр чәчәк салуда катнашкан Наилә Сәлимгәрәева, Роза Гыйздуллина.

Чәчәк салырга гомер буе элеккеге МУРБ да эшләгән Виктор Костюнин да килгән иде, ул да Ленин шәхесен уңай бәяләве, СССР тарихы белән горурлануын билгеләп үтте.

Чарада катнашучылар совет чоры җырларын да башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев