Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдәге тагын бер мега комплексның исеме «Степановка» дип аталачак

Шул тирәдәге авылларда яшәүчеләр аның кайчан ачыласын гел сорашып торалар.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә- информ")
Шатлыклы хәбәрне без беренче булып җиткерәбез.
Товарлыклы сөт җитештерү комплексын киләсе ел башында куллануга тапшыру планлаштырыла. Азык запасы туплау бүгеннән башланды.Сенаж, силос яңа базларга салына, печән кибәннәре түбә астына куела. Булачак бер корпусның түбәсен ябуда эш темплары шактый югары.
Бу комплекс Мөслим районындагы Урәзмәттәге мега фермасы кебек булачак.
Район башлыгы Айдар Салахов төзелеш барган территориядә атна саен "Август"ның Минзәләдәге вәкилләре, шушы тирәдәге урнашкан авыл җирлекләре башлыклары белән эшлекле очрашулар үткәрә.
- Эш темпларын киметмәскә, биредә эшләү өчен белгечләр туплауны дәвам итәргә,- очрашуларда катнашучыларга әнә шундый бурычлар куя район башлыгы.
Комплекста 2400 баш терлек асралачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Чистарту корылмаларыда тозелэчэкме?