Минзәләгә күрше-тирәдән 14 район җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары тәҗрибә өйрәнергә килделәр
Минзәлә районында авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрүгә багышланган республика күләмендә зона семинарының бер өлеше Гөлек авылының «Мухометзянов» КФХсы территориясендә үтте.
Семинарга килүчеләрне Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова каршы алды һәм җирлек турында белешмә бирде. Аннары КФХ җитәкчесе Рәшит Мухометзянов балык үрчетү һәм үстерү турында бәян итте.
Җирлекнең Гөлек авылындагы «Мухометзянов» КФХсында ике кеше хезмәт куя. Бу КФХның эшчәнлеге белән семинарга килгән вәкилләр якыннан таныштылар. Балыкчылык — балык тоту, балыклар үрчетү белән шөгыльләнүче тармак. Безнең районда әлеге эш белән Рәшит Мухометзянов 2021 елда шөгыльләнә башлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев