Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләгә Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир, Ижаудан театр коллективлары килде

Алар Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үткәргән фестивальдә катнаша.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
«Ләкләк» Бөтенроссия бэби- театрлар фестивале Минзәлә өченче тапкыр уздырыла инде. Быел фестивальгә сигез театр килде: алда атаганнардан тыш Татарстаннан өч театр (Минзәлә, Казан, Түбән Кама).

Бүген тантаналы ачылыштан соң спектакльләр күрсәтә башладылар.

Район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев кунакларны бик җылы сәламләде. Минзәлә театры коллективы да коллегаларына киң кунакчыл программа әзерләгән. Спектакльләрнең төп тамашачысы — Минзәләнең балалары һәм театр коллективлары. Чөнки башка театрларның иҗат җимешләре коллегаларына да кызыклы. Сигез театр — сигез спектакль. 

28- 30 май көннәрендә үтәчәк фестиваль кысаларында спектакльләр буенча, әлеге жанрда иҗат юнәлеше буенча фикер алышулар да булачак.
Бөтенроссия фестивале хакында безнең язмаларны алга таба да биреп барачакбыз. Безнең белән булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев