Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләлеләр 1 нче уенда ук җиңде

“Минзәлә” манежында республика ярышының финал уеннары бара.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Республиканың авыл районнары урта уку йортлары командалары арасында мини-футбол буенча ярышта 6 команда катнаша.  Финал ярышларына Минзәлә педагогика көллияте, Арча педагогика көллияте, Буа ветеринария техникумы, Норлат аграр техникумы, Саба аграр көллияте, Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте командалары килде.

Спортчыларны Минзәлә районы яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин һәм ярышларның баш хөкемдары Ренат Садыков сәламләделәр.

Шулай ук педагогика көллияте физкультура бүлегендә укучылар спорт композициясе күрсәттеләр.

Иң беренче уенда Минзәлә һәм Тәтеш футболчылары очрашты.

Айнур Шәйхетдинов әзерләгән безнең егетләр Тәтеш командасын җиңәчәкләре берене таймда ук билгеле иде.

Икенче таймда кунаклар активрак уйнаса да, (хәтта бер гол керттеләр), уен минзәләлеләр җиңүе белән тәмамланды. Исәп 5:1 булды.

Ярыш дәвам итә, нәтиҗәләрен соңрак хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев