Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәләлеләр салым хәбәрнамәләрен «Дәүләт хезмәтләре» порталында автомат рәвештә алачак

2026 елның 1 августыннан башлап салым хәбәрнамәләре автомат рәвештә «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетка килә башлаячак.

Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Александр Демин хәбәр итте.

Элегрәк портал аша салым хәбәрнамәләрен алу өчен махсус гариза тапшырырга кирәк булса, хәзер бу таләп гамәлдән чыгарыла. Хәбәрнамәләр расланган учет язмасы булган барлык кулланучыларга автомат рәвештә җибәреләчәк.

Яңа тәртип гражданнарга исәпләнгән салымнар турында мәгълүматны вакытында алырга мөмкинлек бирәчәк, өстәмә документлар рәсмиләштерү кирәк булмаячак һәм салым органнары белән хезмәттәшлекне тагын да уңайлырак итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев