Минзәләнең яшь артистлары «Сәйяр» фестивалендә Гран-прига лаек булды
20 май көнне Казан шәһәрендә республикакүләм «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Йомгаклау тантанасында «Сәйяр» фестиваленең иң яхшы спектакльләре күрсәтелде һәм чараның җиңүчеләре игълан ителде. Минзәләдән Рөстәм Муллин исемендәге «Сәяр» балалар театры һәм киностудиясе балалары катнашты һәм әлеге мәртәбәле бәйгедә Гран-Прига лаек булдылар. Яшь артистларны һәм аларның җитәкчеләре Ленар Миннемуллинны зур җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Фестиваль ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан татар телен һәм Татарстан халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия ярдәмендә уздырыла. Фестиваль быел 13 нче тапкыр уздырылды. «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрларының республика фестивале сәләтле балаларны ачыклауга, аларның иҗади потенциалын үстерүгә һәм туган телләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев