Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең яшь биючеләре Екатеринбургта үткән «Шома бас» фестивале лауреаты булдылар

Гөлчәчәк Габдрахманова җитәкләгән район мәдәният сарае каршында оешкан «Чишмә» балалар бию коллективының (җитәкчесе балетмейстер Лилия Гыйбадуллина) сайлау турында җиңеп Гала- концертта катнашу хокукы алулары хакында язган идек.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ

Концерт бетте, шатлыклы хәбәр килеп иреште. Россиянең күп төбәкләреннән һәм Татарстаннан катнашкан күп коллективлар арасында «Чишмә» лауреат булып танылды.

Гөлчәчәк Габдрахманова:
— Район башлыгы Айдар Салахов спорт мәктәпләре алдында гына түгел, мәдәният хезмәткәрләре алдында да конкрет бурычлар куя. Аның фикере белән тулысынча килешәм, читтәге башка коллективлар белән ярышмыйча остарып, җиңүче психологиясенә ирешеп булмый. 
Бу сәяхәткә чыгарга мөмкинлек биргән өчен, безнең иҗат коллективларына игътибарлы булганы өчен бик зур рәхмәт аңа. Безнең иҗат коллективлары район хакимияте тарафыннан ихтирамлы игътибарга Россия регионнары, Татарстандагы районнар арасындагы конкурсларда менә шундый уңышлы чыгышлар белән җавап кайтарырга тырышабыз. Конкурска барыр алдыннан Лилиябез кызлар белән, озаклап репетиция үткәрделәр — шомардылар. Остазга һәм шәкертләренә бик зур рәхмәт, Лилия Гыйбадуллина кебек җанын биреп эшләүчеләр булганда, биергә, җырларга өйрәнү өчен яшьләрне табып эшләячәкбез. Аллага шөкер, костюмнар да аяк киемнәре дә җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев