Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең яшь илһамчылары үзләрен журналистика, проза һәм шигърияттә сынап карадылар

Гимназиядә “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең район турында җиңү яулаган һәм призер булган балалар бүләкләнде.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Конкурска шәһәребезнең 1нче, 2нче мәктәпләрендә, гимназиядә белем алучы балалардан татар телендә язылган барлыгы 17 эш килгән. Шуларның җидесе ­ «Поэзия» номинациясендә, алтысы ­ «Проза» һәм биешесе «Журналистика». Драматургия жанрында язучылар булмаган. 

Укучыларны һәм татар теле укытучыларын район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ренат Ибраһимов һәм гимназия директоры Лилия Галиева сәламләде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе киләсе елда әлеге конкурста катнашучылар саны тагын да күбрәк булсын иде дигән теләкләрен җиткерде. 

«Поэзия» номинациясендә шигырь язу сәләтләрен сынап караган балалар сәхнәдән үз шигырьләрен яттан сөйләделәр. Ренат Ибраһимов “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең район турында җиңү яулаган һәм призер булган балаларга рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырды. 

«Татмедиа»ның «Минзәлә-информ» филиалы журналистлары бу конкурста «Журналистика» һәм «Проза» номинациясендәге эшләргә бәя бирде. Һәм әлеге номинацияләрдә беренче урын алган балаларга симовлик бүләген тапшырды. 

“Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең район турында җиңгән эшләр республика күләмендә узучы чираттагы турга җибәреләчәк. 

Чара ахырында «Минзәлә-информ» филиалы җитәкчесе Илдус Шаһиев, журналист Дифиза Нуриева публицистик язмалар һәм шагыйрәләр Гүзәлия Исламова, Фәнилә Ибраһимова позия буенча укучыларга мастер-класс уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев