Минзәләнең Өлкән буын аралашу үзәге 3 нче ТОС өчен ландшафт дизайны буенча мастер-класс үткәрде
Уртак тырышлык нәтиҗәсендә миниатюр бакча барлыкка килде
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәлә шәһәренең Җиңү паркында Өлкән буын аралашу үзәге һәм 3 нче ТОС тарафыннан төзекләндерү акциясе оештырылды. Аның кысаларында Өлкән буын аралашу үзәге җитәкчесе Ләйсән Галиева ландшафт дизайны буенча мастер-класс үткәрде.
— Әлеге чараны уздыру идеясе Минзәлә районы буенча ОСФР клиентлар хезмәте бинасы янында миниатюр бакча булдыру буенча мастер-класста катнашканнан соң барлыкка килде. Без Өлкән буын аралашу үзәгенә безнең ТОС территориясендә дә шундый ук акция үткәрергә тәкъдим иттек, — дип сөйләде «Минзәлә-информ» га 3 нче ТОС җитәкчесе Лариса Шәйхетдинова.
Мастер-класста катнашучылар алдан ук башкарасы эшләрне планлаштырып һәм туфракны әзерләп, эшкә керештеләр: алдан җыелган ташлардан миниатюр сукмак ясадылар, декоратив чәчәкләр һәм үсемлекләр утырттылар. Миниатюр бакчаны алдан әзерләнгән агач бүкәннәре (аларга шулай ук чәчәкләр утырттылар), һәм уен персонажларының матур сыннары бизәделәр. Бу фигуркаларны Ләйсән Галиева һәм Лариса Шәйхетдинова алдан ясаганнар.
Эшләр тәмамлангач, мастер-класста катнашучылар шәһәр халкының башкарылган эшләргә сак каравына өмет белдерделәр. Миниатюралы бакча булдыруда клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева да катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев