Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә автомәктәбе моннан соң армиягә автомобиль йөртүчеләр әзерләмәячәк

Бу хакта язгы чакырылыш нәтиҗәләре буенча республика чакырылыш комиссиясенең бүгенге утырышында хәбәр ителде.

Эш шунда ки, ДОСААФның Минзәлә автомәктәбендә район хәрби комиссариаты аша укыган курсантларның бишесе ЮХИДИдә имтиханнарын бирә алмаган. Шуның нәтиҗәсендә әлеге курсантлар көзге чакырылышка калдырылган.

Район хәрби комиссариаты да хәрби хезмәткә яраклы егетләрне җибәрү планын тулысынча үти алмаган. Ә менә контракт буенча хәрби хезмәткә җибәрү планы хәтта арттырып үтәлгән.

Язгы чакырылыш планы нинди сәбәпләргә бәйле рәвештә үтәлмәгән? Бу атнада үткәреләчәк районның чакырылыш комиссиясе утырышында шушы һәм хәрби хезмәткә чакыруга кагылышлы башка мәсьәләләр каралачак. Бу хакта хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев