Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары яңа уку елын яңартылган бинада каршылыйлар

Районда бара торган бик күп төзелеш, ремонт эшләре арасында дүртесе район җитәкчелегенең беренчел көндәлек игътибар үзәгендә тора. Болар - балалар бакчасы, педагогия көллияте, коррекция интернат-мәктәбе, авыл хуҗалыгы техникумы. Аларның һәрберсе августның 20ләрендә куллануга тапшырылырга тиеш. Башкаларында эш шактый күп әле, ә менә техникумда эчке эшләрнең күп өлеше бетеп, шушы көннәрдә...

Районда бара торган бик күп төзелеш, ремонт эшләре арасында дүртесе район җитәкчелегенең беренчел көндәлек игътибар үзәгендә тора. Болар - балалар бакчасы, педагогия көллияте, коррекция интернат-мәктәбе, авыл хуҗалыгы техникумы.

Аларның һәрберсе августның 20ләрендә куллануга тапшырылырга тиеш. Башкаларында эш шактый күп әле, ә менә техникумда эчке эшләрнең күп өлеше бетеп, шушы көннәрдә төп уку корпусының фасадын реставрацияләү эшләренә керештеләр.

Биредә "Сфера" ҖЧҖнең бер төркем бизәүчеләре - Марсель Османов, Александр Сапожников, Фаил Мигманов, Хәлил Кәримов эшли. Аларга объектта эш күләме җитәрлек, ике катлы бинаның мәйданы - 1647,30 кв.метр.

-Иртәнге 7дән кичке 7гә кадәр эшлибез, - диде әлеге объектта эшләүчеләр. Аларның максатлары - эшне сыйфатлы башкару, техникум җитәкчелегенең теләге - ремонт эшләренең тизрәк төгәлләнүе.

- Техникумда капиталь ремонтлау, төзекләндерү эшләре уку елы башланганчы - 20 августка әзер булырга тиеш, - диде техникум директоры Эльвира Фәттахова. Чөнки бу вакытта уку йорты читтән килүче укучыларны кабул итә башлый.

Безнең белешмә

Төп уку корпусының бинасы бик борынгы, ул 1889 елда төзелгән. Әлеге корпуста ничә еллар дәвамында ремонт күрмәгән кабинетлар, лаборатория бүлмәләрендә дә капиталь ремонт үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев