Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә балыкчылары быел 120 тонна балык тотачак

“Балык” ҖЧҖ җитәкчесе Рамил Авзалдинов әйтүенчә, Минзәлә районы территориясендә гомуми мәйданы 35 мең гектар булган су объектлары бар. Бүгенге көндә районда 40 балыкчы хезмәт куя, аларга быел 120 тонна балык тотарга рөхсәт ителә.

Минзәлә балыкчыларына үзләренә беркетелгән участокларда браконьерларга каршы көрәшергә, сулыкларны, яр буе территорияләрен һәм утрауларны контрольдә тотарга тиешләр. Законсыз станнарны ачыклау һәм күзәтчелек органнарына законсыз корылмалар турында хәбәр итү дә аларның бурычына керә.

Республикабыз, шул исәптән Түбән Кама сусаклагычы сулыкларында законсыз куелган ятьмәләр һаман очрый. Күзәтчелек органнары  узган ел  сулыкларда законсыз куелган 5 мең ятьмәне алганнар. Браконьерлар тарафыннан табигатькә китерелгән зыян миллионнар белән исәпләнә. 

Медицина нормалары нигезендә, кеше елына 23 килограмм балык ашарга тиеш.. ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, безнең республикада ул җан башына 9 килограмм туры килә. Алдагы елларда бу күрсәткеч 18-20 килограммга җиткереләчәк. Белгечләр фикеренчә, әлеге нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, чөнки моның өчен Татарстанда бөтен шартлар да бар,дип саный алар.

 ТР Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетының узган елгы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турындагы коллегия утырышында да сүз шушы һәм биоресурсларны саклауга кагылышлы башка мәсьәләләр турында барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев