Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә бассейнында вентиляция системасы сафтан чыкты

Сигез бала Минзәлә бассейнында агуланган, өчесе хастаханәдә

(Илдус Шаһиев, “Минзәлә-информ").

Бу хакта «Татар-информ» га Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде. Әлеге факт буенча без "Юбилейный" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рәмзил Бәдриевка мөрәҗәгать иттек.

Рәмзил Бәдриев, бассейн директоры:

- Бассейнда дәресләр вакытында берничә бала үзен начар хис итте. Тренер балаларны урамга чыгарды. Тренер шалтыратканнан соң, мин тиз арада үз эш урыныма килдем, биредәге бөтен эшчәнлекне туктаттым. Балаларның хәлен ачыклар өчен район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иттек. Балаларның өчесе хастаханәгә салынды. Компьютер системасына хезмәт күрсәтүче фирма вәкилләренә шалтыраттык, чөнки өзеклек килеп чыккан. Сәбәпләрне ачыклыйбыз.

Корылманы тикшерү нәтиҗәсендә бассейнда вентиляция системасының төзек булмавы ачыкланган. Бу факт буенча «куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Ышанычлы чыганаклар буенча, балаларның сәламәтлегенә куркыныч янамый, алар әлегә стационарда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев