Минзәлә базары бәяләре
Җиләк эзләп бакчага чыгасы яки болынга барасы да юк, җаның нинди җиләк тели – барысы да Минзәлә базарында бар.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Иң кыйммәтле җиләк дип – бакча җиләген атарга була. 5 литрлы чиләк өчен, эрелегенә карап, 1100-1200 сум сорыйлар. Узган ел 900-1000 сум булган. Быел коры һава торышы булгач, җиләкләр ваграк. Болын җиләгенең 5 литрлы чиләге 1000-1100 сум, кара карлыган – 600 сум.
Каен җиләгенең 0,5 литры – 300 сум, кура җиләге – 100 сум, чия – 80 сум.
Кыярның 1 килограммы – 100 сум, помидор – 150 сум. Узган елгы бәрәңге – 5л – 150 сум. Яңа сарымсакның бер данәсе – 20-25 сум.
Ит бәяләренә килгәндә сыер итенең бер килограммы 320 сумнан башлап, дуңгыз ите – 230 сумнан башлап, өй тавыгы 250-300 сум. Йомырканың бер дистәсе – 70-80 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев