Реклама
Аның өчен 21 853 тавыш бирелде
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ») «Татарстан» иҗтимагый-сәяси басмасы оештырган республиканың иң яхшы Яңа ел чыршысын билгеләү өчен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Минзәләнең үзәк чыршысы 2 нче урынны яулады.
Беренче урынны Ютазы районы яулады, өченче урынны Апас районы алды.
Минзәлә чыршысына 21853 тавыш бирелгән - барлык респондентларның 16% ы, дигән сүз. Тавыш бирү protatarstan.ru сайтында барды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз